Муниципаль хезмәт турындагы ФЗга үзгәреш кертелде

2008 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Россия Президенты “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль Законга үзгәреш кертү хакында” Федераль Законны имзалады. Законның яңа редакциясе нигезендә “Россия Федерациясе муниципаль хезмәт турында” 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль Законны 9 статья (“Муниципаль хезмәткәрләрнең класслы чиннары”) белән тулыландыру күздә тотыла.
Әлеге статья нигезләмәсе нигезендә Россия Федерациясе субъекты законы белән муниципаль хезмәткәрләргә класс чиннары билгеләнә ала һәм аларны бирү тәртибе каралган булырга мөмкин, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрне муниципаль хезмәтнең бүтән вазыйфаларына күчергәндә һәм муниципаль хезмәт эшеннән киткәндә аларның саклану тәртибе билгеләнә.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International