Гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгында 200 меңнән артык татарстанлы катнашты

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасында гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы барышында хокукый ярдәм төрле форматтагы мәйданчыкларда күрсәтелде. Хокук мәсьәләләре буенча семинарлар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар һәм консультацияләрне кертеп, 5700 чара үткәрелде, дип хәбәр итте юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик. Хокукый характердагы чараларда 234 000 гә якын татарстанлы катнашты.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшь буынга хокукый белем бирү актуаль. Бу бурычны хокук белгечләре, юрист-практиклар, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре бергәләп хәл итә” дип еш ассызыклый.

Татарстан Республикасында Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең туры эфирында чыгыш ясаганда, министрның беренче урынбасары гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атнасы инде икенче ел рәттән уздырылуын билгеләп үтте. Атна кысаларындагы чаралар бөтен Татарстан буенча 7 июльдән 13 июльгә кадәр барды. Чагыштыру өчен: узган ел 61 меңнән артык кешене колачлаган 1700дән артык чара үткәрелгән.

Белем бирү чараларына өстәп, хокукый ярдәм күрсәтү буенча 176 пункт оештырылды. Республиканың якынча 4 500 кешесе юридик мәсьәләләр буенча консультацияләр алды. Нигездә хокукый ярдәм сорап күпбалалы гаиләләр, инвалид балаларның ата-аналары, опекуннар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның туганнары мөрәҗәгать иткән. Татарстанлыларны еш кына социаль тәэмин итү, җир хокукы, мирас, хезмәт законнары һәм сәламәтлене саклау мәсьәләләре кызыксындыра.

Илья Александрович сүзләренчә, хокукый ярдәм атналыгы хокукый кыенлыклар белән очрашкан гаиләләр өчен нәтиҗәле ярдәм булды. Гражданнарның хокуклары һәм бурычлары кайчак аерымачык булмаган заманча җәмгыять шартларында әлеге инициатива юридик ярдәм һәм гаиләләрнең социаль ихтыяҗлары арасында күпер булып хезмәт итә, - дип йомгаклады ул.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International