Юстиция министрлыгы Кайбыч районында дәүләт вәкаләтләрен үтәүне һәм коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруны өйрәнде

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районында күчмә чара үткәрделәр.

Чара барышында районның җирле үзидарә органнары тарафыннан җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өйрәнелде.

2024 елда һәм бу елның 7 аенда Кайбыч районыннан регистрга кертү өчен 1 меңнән артык норматив хокукый акт, шулай ук аларга өстәмә 145 белешмә кергән.

Районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә муниципаль актларны законнарга туры китерү, шулай ук “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән проблемалы мәсьәләләр тикшерелде, дәүләт вәкаләтләрен үтәгәндә эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында тәкъдимнәр әйтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International