Юстиция министрлыгында Теләче һәм Чистай муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыкларын видео аша кабул иттеләр

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләре башлыкларын чираттагы кабул итү үтте. Чарада Теләче һәм Чистай муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, җирле үзидарә органнарының җаваплы вазыйфаи затлары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

Видео аша кабул итү барышында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация - методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов законнардагы җирле үзидарәгә кагылышлы аеруча мөһим үзгәрешләргә күзәтү ясады, шулай ук җирлек башлыкларыннан килгән сорауларга җаваплар бирде. Чыгыш барышында 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә торган актларга аерым игътибар бирелде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Илһам кызы җирлек башлыкларына актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү белән бәйле вәзгыять, шулай ук актларны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару турында сөйләде.

Территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы советнигы Наталья Арзамасцева тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү һәм мөлкәти булмаган характердагы таләпләр буенча суд карарларын үтәү мәсьәләсенә кагылды.

Чара ахырында Мөхәррәм Ибәтов муниципаль норматив хокукый актларны вакытында актуальләштерү кирәклегенә игътибар юнәлтте. Юстиция министры урынбасары сүзләренчә: “Хокукый актлар - хокукый җәмгыятьнең нигезе, ә аны системалаштыру һәм актуальләштерү - гражданлык хокукларын һәм хокук тәртибен саклау гарантиясе.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International