Бүген Татарстан Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәүнең барышы турында фикер алыштылар. Киңәшмәне юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик үткәрде.
Аерым алганда, бу елның беренче яртыеллыгында дәүләт программасының планлаштырылган 20 чарасының 12 пункты уңышлы үтәлгән. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру эше барлык юнәлешләр буенча: тәрбияләүдән һәм юридик белем бирүдән алып дәүләт хезмәткәрләренең керемнәренең законлылыгын тикшерүгә кадәр алып барыла.
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы базасында “Норматив хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасы. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү” стажировка мәйданчыгы эшли. “2025 елның беренче яртыеллыгында Министрлыкта 18 дәүләт хезмәткәре һәм муниципаль хезмәткәр стажировка үтте. Шуларның 13 е - муниципаль хезмәткәрләр һәм 5 есе - дәүләт граждан хезмәткәрләре. Коррупциягә каршы экспертиза өлкәсендә белгечләрнең компетенцияләрен арттыру коррупциягә каршы сәясәтне уңышлы гамәлгә ашыруның төп факторы”, - дип билгеләп үттеләр утырышта.