Татарстанлылар бушлай юридик ярдәмне мобиль кушымта аша алырга мөмкин

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Республика халкының түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеге артты. Безнең бурыч - халыкка хезмәт күрсәтүне мөмкин кадәр гадиләштерү. Моның өчен тормышның һәр ситуациясе буенча актив хезмәт күрсәтүне үстерергә һәм гамәлгә кертергә кирәк, - дип саный Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

 “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” мобиль кушымтасында “Юридик ярдәм” сервисы булдырылган. Анда түләүсез юридик ярдәм алу турында мәгълүмат табарга һәм Дәүләт юридик бюросына электрон рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

“Сервиста алты блоктан торган  “Тормыш хәлләре” бүлеге булдырылган, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен түләүләр һәм кредитларны гамәлдән чыгару турындагы мәгълүматны да карарга була, - дип аңлатты Юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик. - Сорауларыгызга җавап табу өчен әлеге материалларны өйрәнү дә җитәрлек булыр,  аңлашылмаган урыннарын сорар өчен белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин”.

Сервис эшли башлаганнан бирле барлыгы 100 кеше мөрәҗәгать иткән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International