Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясе оешуга 25 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин судьяларны, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен, ветераннарны һәм суд җәмәгатьчелеге вәкилләрен ведомствоның юбилее һәм 8 сентябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Тантаналы чараның парламент бинасында узуы символик мәгънәгә ия. - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин түгәрәк өстәлдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, - Нәкъ менә монда, Дәүләт Советы диварларында республика Конституциясе нигезендә җәмәгать судьяларына вәкаләтләр бирү, аларны сайлау һәм таныклыкларны тапшыру тәртибе тәэмин ителә”. Парламент җитәкчесе судьяларга, аппарат хезмәткәрләренә, Татарстан җәмәгать юстициясе ветераннарына шушы еллар эчендә эшләренә югары җаваплылыклары һәм профессиональлекләре өчен рәхмәт белдерде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, Татарстанда җәмәгать юстициясе институты 1999 елда суд участокларын булдыру һәм бетерү тәртибен һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын билгели торган җәмәгать судьялары турындагы республика законы нигезендә гамәлгә куелган. “Ике ярым дистә ел эчендә җәмәгать юстициясе республиканың суд системасында лаеклы урын алды, эш тәҗрибәсе туплады һәм гадел хөкем итүнең иң кирәкле институтларының берсенә әверелде, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Эшне тиз арада башкару, гадел хөкем итүнең югары сыйфаты, аннан һәркемнең файдалана алуы һәм ачыклыгы Татарстан җәмәгать судьялары корпусын танытучы профессиональ сыйфатларга әверелде. Татарстанның җәмәгать юстициясе үзенең чирек гасырлык юбилеен саллы нәтиҗәләр белән каршылый дип һич шикләнмичә әйтергә була”.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу елларда республика дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлеше республика җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник яктан тәэмин итү булды һәм шулай булып кала да. Әлеге максатлар өчен республика бюджетыннан ел саен хезмәткә түләү, җәмәгать судьяларының һәм аларның аппаратларында эшләүчеләрнең квалификациясен күтәрү, яңа билгеләнгән җәмәгать судьяларына белем бирү, биналарга капиталь һәм агымдагы ремонт ясау өчен 900 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә. Быел гына да финанслау күләме 993 миллион сум күләмендә расланган.
Парламент башлыгы җәмәгать юстициясе өлкәсендә Дәүләт Советы һәм суд системасы арасында урнашкан тыгыз багланышларга аерым игътибар бирде. “Бу еллар эчендә законнарга кабул ителгән барлык үзгәрешләр җәмәгать судьяларының статусын ныгытуга һәм аларның эшен камилләштерүгә юнәлдерелгән иде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Гадел хөкем эшен башкару бик авыр, киеренке, бик җаваплы эш. Ул тирән белем, җыйнаклык, компетентлык, югары процессуаль культура таләп итә. Хезмәттә дә, тормышта да уңай үрнәк булуны таләп итә - судьяларга һәрвакыт аеруча игътибар белән карыйлар. Шуңа күрә сезнең җилкәгездә зур җаваплылык ята. Нәкъ менә сез, Фемидага хезмәт итүчеләр, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклау сагында торасыз. Нәкъ менә сезгә дәүләт аерым вәкаләтләр бирде һәм гадел хөкем сыйфаты һәм илдәге суд хакимиятенең абруе сезнең эшегезгә, әхлакый карашыгызга һәм үз миссиянең әһәмиятен аңлавыгызга бәйле”.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. “Республикабызда чирек гасыр элек торгызылган җәмәгать судьялары институты гражданнарның суд яклавына конституциячел хокукларын тәэмин итү буенча дәүләт структурасының мөһим звеносына әверелде, - диелә Рәиснең сәламләвендә. – Аның аякка басуы һәм үсеше -Федераль суд реформасын уңышлы гамәлгә ашыру үрнәге. Татарстанның җәмәгать судьялары республикадагы барлык суд эшләренең 70% тан артыгын карый. Бу бик зур йөкләнеш. Сез аны югары профессионализм, җаваплылык һәм гаделлек принципларына тугрылык күрсәтеп, бик яхшы башкарасыз. Намуслы хезмәтегез һәм суд системасын үстерүгә керткән өлешегез өчен сезгә рәхмәтлемен. Эшчәнлегегез киләчәктә дә гаделлек һәм закон өстенлеге тантанасына хезмәт итсен”.
Җыелучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, 25 ел эчендә республиканың җәмәгать судьялары тарафыннан 10 миллионнан артык эш каралган. Өстәвенә, җәмәгать судьяларына йөкләнеш елдан-ел арта гына бара. Узган ел гына да 870 меңнән артык эш каралган. “Бүген 190 суд участогы 71 бинада урнашкан. Бер суд участогына 180 кв. метрдан артык урын туры килә. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы урыннарны били”, - дип сөйләде Рөстәм Заһидуллин.
Коллегалары адресында сәламләү сүзе белән ТР Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов чыгыш ясады. “Чирек гасыр элек суд системасын реформалаштыру буенча мөһим адым ясалды, ул гадел хөкемнең гражданнарга максималь якынаюына юнәлдерелгән. Җәмәгать судьялары гражданлык, административ һәм җинаять эшләренең гаять зур күләмен карый. Еш кына гражданин үз хокукларын яклау өчен бара торган беренче звено булу нәкъ менә алар өлешенә туры килә, – дип билгеләде Азат Гыйльметдинов. - Кешеләрнең гаделлеккә һәм законга ышанычы аларның профессионализмына, кешелеклелегенә, гаделлегенә бәйле”.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле исеменнән җәмәгать судьяларын истәлекле вакыйга белән ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов котлады. “Россия дәүләтенең дәүләт хакимияте институтларына, шул исәптән җәмәгать юстициясе роленә дә ышаныч суд системасы эшенең сыйфатына бәйле, – дип ассызыклады Виктор Демидов. - Җәмәгать юстициясе безнең республикада суд актларын кабул итүнең иң зур күләмен гамәлгә ашыра. Дәүләт институтларына мөнәсәбәт кабул ителә торган суд карарларының сыйфатына да, кимчелексез булуына да бәйле. Бүгенге тантаналы көндә республикабызның барлык судьяларына законлы, гадел һәм кимчелексез суд актларын кабул итүләрен телисе килә”.
Бүләкләү тантанасы кысаларында республика һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча