Мөхәррәм Ибәтов: “Татарстан муниципалитетларында сугышчыларга һәм аларның якыннарына барлык ярдәм чараларын күрсәтергә тырышалар”

2025 елның 12 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча бүген республиканың барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына максималь ярдәм күрсәтүне күздә тота. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Россия 1. Татарстан” телеканалында “Яңалыклар” тапшыруы барышында хәбәр итте.

Татарстан федераль һәм региональ дәрәҗәдәге хокукый актларда билгеләнгән барлык ярдәм чараларын тәэмин итә. Хакимият органнары адреслы чаралар тәэмин итү өчен бер-берсе белән хезмәттәшлектә торалар. Алар һәркем өчен бердәм пакет түгел, ә үзгәреп торалар.

Министр урынбасары республика муниципалитетларында күрсәтелә торган ярдәм турында җентекләбрәк сөйләде. Аның сүзләренчә, барлык ярдәм чаралары хокукый актлар белән ныгытыла. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мондый актларны исәпкә ала, аларны әзерләүдә һәм гамәлдәге документларга тиешле үзгәрешләр кертүдә хокукый ярдәм күрсәтә.

Кайбер районнарда юридик кадрлар булмавын исәпкә алып, без муниципаль актларны эшләү, системалаштыру һәм законнарга туры китерү мәсьәләсенә системалы якын киләбез. Бу елның 1 июленә муниципаль регистрга ярдәмнең 16 төре буенча күрсәтелгән 2 892 чара турында мәгълүмат кертелгән, - дип өстәде ул.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары ташламаларның һәм финанс ярдәменең киң спектрын үз эченә ала: матди ярдәм, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт өчен түләүгә ташламалар, социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарны үзара салым түләүдән азат итү һәм башкалар.

Аерым алганда, Казанда, Чаллыда һәм республиканың муниципаль районнарында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары муниципаль белем бирү учреждениеләрендә кайнар ризык белән түләүсез тукланалар.

Республиканың 538 җирлегендә махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын җир салымыннан һәм физик затлар милкенә салымнан азат итү турында карар кабул ителгән. Мисалга, Актаныш, Апас, Бөгелмә, Чүпрәле, Лаеш, Яңа Чишмә районнарында бу шулай.

2022 елдан гражданнар җыеннары карарлары белән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары үзара салым акчаларын түләүдән азат ителә. Мөхәррәм Ибәтов республикабызның муниципаль районнарында 3 118 торак пункт булуын искәртте. Шуларның 1 829 ында, ягъни 59 %ында  гражданнар җыеннары шундый карарлар кабул иткән.

Казанда, Әгерҗе, Әтнә, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Сарман, Тукай районнарында ярдәмнең 9 төре күрсәтелә: аренда түләүләреннән азат итү, муниципаль учреждениеләргә түләүсез бару, баланы мәктәп яны лагерьларына йөрткән өчен ата-аналар кертеменнән азат итү, лагерьларга юлламаларны беренче чиратта сатып алу һәм башкалар.

“Мисаллар күп. Әйткәнемчә, районнарда ярдәмнең 16 төре гамәлгә ашырыла. Зур эш алып барыла”, - дип ассызыклады министр урынбасары.

Чараларның һәм кабул ителгән актларның гомумиләштерелгән исемлеге квартал саен РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында урнаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International