Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм К(И)ФУ Дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе хакимият органнары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча уртак эшне дәвам итәләр.
“Кадрлар эшенең һәм коррупциягә каршы эшчәнлекнең төп юнәлешләре” программасы кысаларында Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева кадрлар хезмәте хезмәткәрләре өчен практик дәрес үткәрде.
“Кадрлар эше хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләр арасындагы хезмәт мөнәсәбәтләрендә мөһим корал булып тора. Ул документлар әзерләүне, кадрлар хәрәкәтен рәсмиләштерүне һәм персонал белән идарә итүне үз эченә ала, бу ике якның да мәнфәгатьләрен яклауга һәм мөмкин булган бәхәсләрне һәм конфликтларны хәл итүгә ярдәм итә”, - дип сөйләде Татьяна Юрьевна.
“Кадрлар эше. Дәүләт граждан хезмәткәрләрен һәм муниципаль хезмәткәрләрне эшкә кабул итү һәм эштән азат итү. Хезмәт кенәгәләрен алып бару” практикумында катнашучылар кадрлар эшенең төп мәсьәләләрен: документация төрләрен, гаризалар язу кагыйдәләрен, шәхси эшләрне формалаштыру тәртибен, электрон документлар әйләнеше үзенчәлекләрен, хезмәткәрләрне эшкә кабул итү һәм эштән азат итү процедураларын, боерык һәм шартнамәләрне рәсмиләштерү таләпләрен өйрәнделәр.
Хезмәт урыннарында тикшерүләр уздыруга һәм хезмәт кенәгәләрен тутыру кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Материалны ныгыту өчен тыңлаучылар реаль практикадан гамәли бурычларны тикшерделәр.
ТР Юстиция министрлыгы һәм Дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе, көчләрен берләштереп, теоретик әзерлек дәүләт хезмәте практикасыннан реаль мисаллар белән ныгытыла торган уникаль белем бирү мохите булдыралар..