ТР юстиция министры М.М.Корманов газета укучыларның сорауларына җавап бирде

2008 елның 2 декабре, сишәмбе
Бүген “Республика Татарстан “ газетасы редакциясендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Кормановның “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталары укучылары белән “туры элемтә” булып узды. Бер сәгать эчендә укучылар юстиция министрына егермегә якын сорау бирде. Шалтыратулар Казаннан, шул исәптән Урман арты, Константиновка бистәләреннән килгән кебек, муниципаль районнар һәм республика шәһәрләреннән  дә килде.
Күпчелек укучыларны җирле үзидарә органнарының эшен оештыру белән, аерым әйткәндә җирлекләрнең җирле администрация башлыклары тарафыннан нотариаль гамәлләр кылу белән, муниципаль хезмәткәр вазыйфасын биләү белән, даими нигездә муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру белән бәйле һәм башка темалар кызыксындырды.
Республикада яшәүчеләр түбәндәгеләр белән кызыксынды: дәүләт нотариаль конторалары кайда югалды? Татарстан Республикасы территориясендә уен йортларын ачу өчен кем рөхсәт бирә? Чит илгә чыгарылырга тиешле рәсми документларда кайда апостиль куеп була?
Юстиция министры М.М. Корманов сорауларның бер өлешен урында оператив рәвештә чиште, ә кайберләрен контроль астына алды.
Атна эчендә ике газета редакциясе дә укучылар сорауларына җавапны үзләренең басмаларында бастырып чыгарачаклар.
Әлеге һәм башка кызык сорауларга җавапны ике газета редакциясе дә әлеге атна ахырына кадәр үзләренең басмаларында бастырып чыгарачаклар.
 
ТР Юстиция министрлыгы  Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International