Дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль хезмәтләр күрсәтү исемлеге турында

2008 елның 2 декабре, сишәмбе
“Татарстан Республикасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәкләре күрсәтә торган, дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль хезмәтләр күрсәтү исемлеген раслау турында” 2008 елның 20 ноябрендәге 823 номерлы ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә 2009 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәкләре күрсәтә торган, дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль хезмәтләр исемлеге гамәлгә кертелә. Хезмәт күрсәтү төрләре һәм социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-икътисади һәм социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтү ешлыгы билгеләнгән.
Мисалга, хезмәтләр күрсәтү исемлегенә реабилитация курсын узу вакытына инвалид балаларны кайнар аш белән тәэмин итү һәм белем бирү учреждениеләренә алып бару һәм кире озата бару өчен (мәктәп яшендәге чит шәһәрдән килеп укучылар өчен) транспорт бирү; инвалид баланың сәламәтлек торышын объектив билгеләү өчен беренчел медицина тикшерүен уздыру; реабилитация курсын узу вакытына медик-социаль реабилитация чараларын уздыру өчен кабул иткәндә сәламәтлеге торышы буенча киртәләр булу-булмауны ачыклау; инвалид балага психологик диагностика уздыру һәм аның шәхесен тикшерү; 14 яшьтән инвалид балаларга һөнәри реабилитация өчен ярдәм күрсәтү кертелгән.
 
“Гарант” компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International