Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль регистрны алып бару һәм “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану өчен тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәү йомгакларын карауга багышланган киңәшмә узды. Чара юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә узды.
2016 елдан Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары җирлекләрдән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча республиканың тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыралар.
“Бу елның 9 аенда Министрлыкка регистрга кертелергә тиешле 18 меңнән артык муниципаль норматив хокукый акт керде. Мәгълүмат технологияләрен кертү нәтиҗәсендә актларның 91% ы Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында бер үк вакытта бастырып чыгару юлы белән керде”, - дип билгеләп үтте Министрлыкның бүлек башлыгы Ралия Гарифуллина.
“Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2018 елдан “Кодекс” системасы кулланыла, ул гавами хакимият органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүдә аерылгысыз коралына әверелде.
1 октябрьгә муниципаль актларны законнарга туры китерүнең республика күрсәткече 92% тәшкил итте. 27 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республика дәрәҗәсенә тигез яисә аннан артып китә.
Хокукый җайга салуда системада ачыклана торган җитешсезлекләрне бетерү өчен Министрлык җирле үзидарә органнарына норматив базаны оператив рәвештә федераль һәм республика законнарындагы үзгәрешләргә туры китерергә ярдәм итә торган үрнәк (модель) муниципаль актлар эшли.
Киңәшмәдә кире элемтә режимындагы Мөхәррәм Ибәтов Аксубай, Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара, Нурлат һәм Питрәч муниципаль районнары вәкилләре белән муниципаль актларга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре турында фикер алышты.