ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге белән гражданнарны күчмә кабул итүне уздыру хакында

2008 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Гражданнарны күчмә кабул итүне уздыру хакында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы боерыгы белән расланган график нигезендә, 2008 елда Республиканың ун муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Күчмә кабул итүләрне уздырыр алдыннан җирле халыкка уздырылачак чараның көне һәм вакыты турында массакүләм мәгълүмат чаралары (җирле телевидение, рәсми басмалар) аркылы хәбәр ителде.
График нигезендә 2008 елның 2 декабрендә ТР Спас муниципаль районында ТР юстиция министры урынбасары – ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков катнашуында гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды.
Гражданнарны кабул итү эшендә шулай ук әйдәүче белгеч – ТР Юстиция министрлыгының шул ук департаментының Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге эксперты Р.М.Гыйматдинов катнашты.
Әлеге муниципаль берәмлектә гражданнарны кабул итү вакытында 21 граждан кабул ителде. Анализ шуны күрсәтә: әлеге муниципаль районнарда кредитны законсыз рәвештә рәсмиләштерү, торак мәсьәләсе һәм пенсия белән тәэмин итү кебек сораулар белән бәйле мәсьәләләр буенча граждан мөрәҗәгатьләре аеруча күп.
Болгар шәһәрендә яшәүчеләр газлаштыру, торакны хосусыйлаштыру, өйләрне ремонтлау һ.б. шундый сораулар бирде.
Гусиха авылында яшәүче берәү “Хан күпере”н (“Царский мост”) архитектура һәйкәле итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Бөек Ватан сугышы инвалидына җиңел машина өчен акчалата компенсацияне рәсмиләштерү, шулай ук җиңел машинадан торган һәм 2 төркем инвалидтан мирасны кабул итеп алучы тарафыннан алынган мирастан салым түләү мәсьәләләре дә аерым игътибарга лаек.
Гражданнар кабул итү вакытында мөрәҗәгать иткән аерым мәсьәләләр урында хәл ителде.
Районның башкарма комитеты гозере буенча министр урынбасары А.А.Ощепков авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты һәм очрашу барышында җирле үзидарә системасы үсеше турындагы күптөрле сорауларга җавап бирде.
Агымдагы елның декабрь аенда гражданнарны күчмә кабул итү ТР Нурлат шәһәрендә булачак. ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү эше 2009 елда да дәвам итәчәк.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International