ТР Дәүләт Советының ТР законнарының эш нәтиҗәлелеген бәяләү буенча комиссиясе эшчәнлеге нәтиҗәләре тикшерелде

2008 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының ТР законнарының эш нәтиҗәлелеген бәяләү буенча комиссиясе утырыш узды. Утырышта Комиссия эшчәнлеге нәтиҗәләре тикшерелде. Эшче төркем әгъзасы буларак, Комиссия эшендә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Утырыш барышында дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә; законлылык һәм хокук саклау; бюджет, салымнар һәм финанслар; икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык; экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану; социаль законнар; мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр өлкәләрендә законнарның эш нәтиҗәлелеген бәяләү буенча эшче төркемнәрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре турында докладлар тыңланды.
Комиссия утырышында яңа барлыкка килгән эшче төркемнәр тарафыннан уздырылган шактый күләмле эшнең нәтиҗәле булуы билгеләп үтелде. Комиссия запросы буенча республиканың башкарма хакимият органнары, суд хакимияте, Хисап һәм Иҗтимагый палаталар, ТР Фәннәр академиясе, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Үзәк Сайлау Комиссиясе, шулай ук башкалар тарафыннан гамәлдәге законнарның нигезен тәшкил итә торган 165 закон чыгару актына 197 тәкъдим кертелде. Әлеге тәкъдимнәр эшче төркемнәр тарафыннан җентекләп өйрәнелде. Аерым алганда, ТР Юстиция министрлыгы 78 тәкъдим белән чыкты. “Татарстан Республикасы законнарының эш нәтиҗәлелеге турында” ТР Дәүләт Советы карарын гамәлгә ашыру турындагы мәгълүмат ТР Дәүләт Советына кертеләчәк.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International