Татарстанда сукбайларның хокукларын яклау һәм “эш йортлары”ндагы шартлар турында фикер алыштылар

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы секциясе утырышында катнашты. Фикер алышуның төп темасы билгеле бер яшәү урыны булмаган затларның хокукларын яклау булды.

Утырышта тәкъдим ителгән “Приют человека” социаль реабилитацияләү үзәге” автоном коммерциягә карамаган оешмасы мәгълүматлары буенча, вәзгыять киеренке кала бирә: Казанда гына да сукбайлар саны 2,5 меңнән 2,7 меңгә кадәр тәшкил итә, алар арасында 80% ка якыны - ир-атлар. Сукбайлар турында сигналлар республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты адресына турыдан-туры да, “ГЛОНАСС+112” системасы аша да килә, һәм һәр очрак буенча профильле ведомстволар белән эш алып барыла.

Очрашуда катнашучылар “эш йортлары” эшчәнлеген җентекләп карадылар. Быел прокуратура һәм Эчке эшләр министрлыгының уртак тырышлыгы белән мондый объектлар тикшерелде.

Мондый учреждениеләр эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итәргә, хокукый җайга салуны камилләштерергә һәм контрольне көчәйтергә кирәк, - дип билгеләп үтелде утырышта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International