Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында торак пунктларны бетерү процедурасы турында фикер алыштылар

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль берәмлекләрнең территориаль оешмалары буенча закон чыгару инициативасын гамәлгә ашырганда торак пунктларны бетерү процедурасына кагылышлы нормалар чыгару мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, “Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды” ДБУ вәкилләре, шулай ук норматив хокукый актлар әзерләү һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарында (Әгерҗе, Арча, Балтач, Буа, Биектау, Кукмара, Мөслим, Нурлат, Тәтеш)  торак пунктларны бетерү буенча чаралар оештыру өчен җаваплы вазыйфаи затлар катнашты.

Торак пунктны бетерү, документлардагы һәм материаллардагы типик хаталар буенча юл картасы чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча төп доклад белән территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Гөлнара Касыймова чыгыш ясады.

Чара барышында семинар-киңәшмәдә катнашучылар шулай ук торак пунктларны бетерү буенча документлар әзерләгәндә барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International