Казан Кремленең Вәкиллек корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге республика иҗади конкурсларында җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләү тантанасы булды. Чарада бөтен республикадан мәктәп укучылары, студентлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм журналистлар катнашты.
Үсеп килүче буын арасында хокукый грамоталылык һәм коррупциягә каршы караш формалаштыруга юнәлдерелгән масштаблы проект быел рекордлы санда катнашучыларны - 80 меңнән артык яшь кешене җәлеп итте. Республика этабына 1272 эш тәкъдим ителгән иде.
Конкурсантлар “Вөҗдан – дус, коррупция – дошман”, “Бел һәм рөхсәт итмә!”, “Коррупциясез киләчәк төзибез” һәм “Коррупциягә туган телдә “Юк!” дип әйтәбез” дип аталган дүрт төп номинациядә көч сынаштылар. Иҗади эшләр төрле форматларда тәкъдим ителде: плакатлар, видеороликлар, иншалар һәм аппликацияләр.
Оештыручылар мәгълүматларына караганда, катнашучылар саны алдагы еллар белән чагыштырганда шактый арткан. Мәктәп һәм муниципаль этапларда жюри 84 мең эш карады, бу ике ел элек булган күрсәткечләрдән дүрт мәртәбә артыграк.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик мөрәҗәгать итте. Ул барлык җиңүчеләргә һәм конкурсларда катнашучыларга яңа җиңүләр һәм коррупцияне профилактикалау кебек социаль мөһим өлкәдә уңышлар теләде.
“Яшь буынны коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда катнашуга җәлеп итү дәүләтнең төп бурычларының берсе булып тора”, - дип ассызыклады Илья Гомзик үз чыгышында.