Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләре башлыкларын видеокүпер аша кабул иттеләр. Чарада Әлмәт, Арча һәм Әтнә муниципаль районнары составына керүче авыл җирлекләре башлыклары, җирле үзидарә органнарының җаваплы вазыйфаи затлары, шулай ук Министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Видеокүпер аша кабул итү барышында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов законнардагы җирле үзидарәгә кагылышлы аеруча мөһим үзгәрешләргә күзәтү ясады, шулай ук җирлек башлыкларыннан килгән сорауларга җаваплар бирде.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина җирлек башлыкларына актларны муниципаль регистрга җибәрү һәм аларны законнарга туры китерү белән бәйле вәзгыять, шулай ук актларны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырып чыгару турында сөйләде.
Территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы советнигы Лилия Шәйдуллина тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү һәм мөлкәти булмаган таләпләр буенча суд карарларын үтәү мәсьәләсенә кагылды.
Чара ахырында Мөхәррәм Ибәтов игътибарны муниципаль норматив хокукый актларны вакытында актуальләштерү кирәклегенә юнәлтте. Юстиция министры урынбасары сүзләренчә: “Хокукый актлар - хокукый җәмгыятьнең нигезе, ә аларны системалаштыру һәм актуальләштерү - гражданлык хокукларын һәм хокук тәртибен үтәү гарантиясе ул”.