Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Татарстан” ДТРК биргән интервьюсында “Үз һөнәрендә иң яхшысы” конкурсын уздыру турында сөйләде. ТР Юстиция министрлыгы инициативасы белән оештырылган конкурс җирле үзидарә белгечләренең компетенцияләрен үстерү һәм муниципалитетларда хокукый культураны ныгыту өчен нәтиҗәле мәйданчыкка әверелде.
Алып баручының конкурс үткәрү белән халыкка ярдәм күрсәтү арасындагы бәйләнеш турындагы соравына министр урынбасары: “Биредә бәйләнеш турыдан-туры. Муниципаль регистрны вакытында һәм сыйфатлы итеп тутыру гражданнарга норматив актлар белән танышырга мөмкинлек бирә. Муниципаль актлар тәүлек буе ирекле файдалануда”, - дип җавап бирде.
Министр урынбасары сүзләренчә, актларның законнарга туры килүе, таләп ителгән үзгәрешләрне аларга вакытында кертү гражданнарның хокукларын үтәүне тәэмин итә.
Конкурста катнашып, җирле үзидарә органнары белгечләре үзләренең белем һәм квалификация дәрәҗәсен күтәрәләр, бу актлар урнаштырыла торган федераль ресурсның сыйфатына да тәэсир итә. Шуны аңлау мөһим: барлык хокукый актлар да гомумән алганда халыкның тормыш эшчәнлеген җайга сала.
Интервью иртәгә иртәнге 8дә «Яңалыклар» программасында эфирга чыгачак.
Тыңламый калмагыз!