Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республиканың муниципаль норматив хокукый актлары регистрын автомат рәвештә тутыруны тәэмин итә торган RPA роботын модернизацияләү процессы тәмамланды.
ТР Юстиция министрлыгы һәм ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге уртак тырышлыгы белән 2022 елда кертеп җибәрелгән программа җирле үзидарә органнары актларын муниципаль регистрга автомат рәвештә кертә.
2025 елның 11 аенда робот тарафыннан 26 011 акт кертелгән, бу гомуми санның 79% ын тәшкил итә.
Быел регистрда белешмәләрне системалаштыруда аны куллану максатларында робот модернизацияләнде - актлар текстында федераль, төбәк, муниципаль актларга, шулай ук муниципаль берәмлекләр уставларына сылтамалар кую функцияләре өстәлде.
“ТР МТҮ” АҖ вәкилләре белән киңәшмәдә роботның агымдагы мөмкинлекләре күрсәтелде, шулай ук республикада хокукый мәгълүматлаштыруның сыйфатын арттыру өчен системаны алга таба камилләштерү юнәлешләре билгеләнде.