Мөхәррәм Мансур улының “Татарстан 24” телеканалындагы “Главные новости” программасында әйткәннәре буенча, “Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” яңа федераль законның төп максатлары һәм бурычлары Россия Федерациясе Конституциясенең яңартылган нигезләмәләрен гамәлгә ашыруны һәм җирле үзидарәне бердәм гавами хакимият системасына интеграцияләүне үз эченә ала.
Министр урынбасары ассызыклаганча, “гавами хакимиятнең бердәм системасы” - 2020 ел төзәтмәләрендә беркетелгән конституцион принцип. Бу принцип хакимиятнең федераль, төбәк (РФ субъектлары) һәм җирле үзидарә дәрәҗәләренең үзара килешенгән һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеген күздә тота.
Мондый хезмәттәшлек халыкның тормыш-көнкүрешен турыдан-туры тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән. Калган нечкәлекләрен безнең MAX каналында карагыз!
Лайк куярга һәм язылырга онытмагыз!