Татарстан Республикасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча федераль проект уңышлы гамәлгә ашырыла. 2021 елдан республика Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан Бердәм дәүләт хокукый белем бирү һәм түләүсез юридик ярдәм порталын (ВПРАВЕ.РФ) кертү өчен пилот мәйданчыгы буларак билгеләнде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хәбәр итүләренчә, портал эшли башлаганнан бирле республикада гражданнардан кергән 6 113 мөрәҗәгать буенча белешмәләр кертелгән. Шул ук вакытта статистика халыкның әлеге сервис белән даими кызыксынуын күрсәтә: 2024 елда 2 189 мөрәҗәгать эшкәртелгән, 2025 елның 9 аенда - 2 139 мөрәҗәгать.
Россия Юстиция министрлыгы карары проект үсешенең мөһим этабы булды, аның нигезендә “Хокукый ярдәм” федераль дәүләт мәгълүмат системасы тест режимыннан тулы эксплуатациягә күчерелде. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Дәүләт юридик бюросы инде әлеге системага тоташтырылган.
ВПРАВЕ.РФ порталы гражданнарга квалификацияле хокукый ярдәмне электрон рәвештә алу, хокукый документлар һәм актуаль юридик яңалыклар белән танышу мөмкинлеген тәэмин итә. Анда теркәлгән кулланучылар хокукый ярдәм сорап түләүсез мөрәҗәгать итә һәм дәүләтнеке булган һәм дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәм системаларында катнашучыларга кабул итүгә языла ала.
“Мәсәлән, пенсияне ничек рәсмиләштерергә, бушлай даруларны ничек алырга, яки хезмәт хакын түләмәсәләр нишләргә икәнен белергә мөмкин. Барлык гамәлләринструкциядә адымлап тасвирланган. Шулай ук портал аша Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросына кабул итүгә язылырга мөмкин”, - ди түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Ярослав Швец.