“Батырлар. Герои Татарстана” программасы җиңүчесе Рөстәм Нигъмәтҗанов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында узган киңәшмәдә пилотсыз авиацияне үстерү проектын тәкъдим итте

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында гражданлык пилотсыз очу аппаратлары җитештерүне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Әлеге тема буенча проектны махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аның ветераннары өчен “Батырлар. Герои Татарстана” программасы җиңүчесе, Министрлыккка беркетелгән Рөстәм Нигъмәтҗанов тәкъдим итте.

Киңәшмәне ТР юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик үткәрде. Очрашуда шулай ук стратегик үсеш һәм икътисад буенча проректор Эльвир Якупов һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аның ветераннары өчен программаның башка җиңүчеләре - Динар Латыйпов һәм Нияз Хәмзин катнаштылар.

Катнашучылар Россиядә пилотсыз авиация системаларын җитештерүнең тулы циклын булдыру турында фикер алыштылар. Экспертлар фикеренчә, пилотсыз очкычлар төрле тармакларда - оборона һәм логистикадан алып авыл хуҗалыгы һәм сәнәгатькә кадәр критик мөһим коралга әверелә.

 

Пилотсыз очкычларның дөнья базары 2030 елга 100 миллиард доллардан артып китәчәк. Россия сегменты ел саен 25% тан артык үсеш күрсәтә. Картография, мониторинг һәм авыл хуҗалыгы бурычлары өчен генә дә илдә ел саен дистәләгән мең аппаратка ихтыяҗ бар”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтҗанов.

Проектның төп өстенлеге дип ил эчендә двигательләрдән һәм платалардан алып навигация системаларына һәм махсуслаштырылган программа тәэминаты системаларына кадәр барлык төп компонентларны җитештерү аша технологик суверенитетны тәэмин итү аталды.

Экспертлар бәяләвенчә, мондый төр җитештерү катнаш тармакларны үстерүгә этәргеч бирәчәк һәм 5000 югары технологияле эш урыны булдырачак. Җитештерү үзәген, сервис үзәкләре челтәрен һәм операторларны укыту мәйданчыкларын үз эченә алган тулы бер кластер булдыру күздә тотыла.

Киңәшмә барышында шулай ук кырыс эксплуатация шартлары өчен булдырылган Россия технологияләренә Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Латин Америкасы дустанә илләр базарларында ихтыяҗ булачак, дип билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International