ТР Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратларының 78 хезмәткәре стажировка узды

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 78 хезмәткәре ТР Юстиция министрлыгында белем күтәрү стажировкасы узды. Чара җәмәгать судьялары ярдәмчеләре, суд утырышы секретарьлары һәм профильле белгечләр өчен аларның һөнәри компетенцияләрен арттыру максатында оештырылды.

Стажировка барышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының төрле структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча лекцияләр укыдылар. Программа оештыру-хокукый тәэмин итү, кадрлар эше, бердәм ведомствоара электрон документ әйләнеше системасы һәм коррупциягә каршы көрәш аспектларын үз эченә алды.

Мондый белем бирү чаралары квартал саен үткәрелә. Уку программасы җәмәгать судьялары аппаратлары эшенең суд эшләрен башкарудан һәм архив исәбен алудан башлап административ штрафлар салу процесслары белән идарә итүгә һәм “Җәмәгать судьялары” автоматлаштырылган программа комплексында эшләүгә кадәр булган барлык төп аспектларын комплекслы өйрәнүне үз эченә ала.

Татарстан Республикасы суд районнарыннан җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен уку дистанцион форматта гамәлгә ашырыла, шул ук вакытта Казан шәһәренең суд районнары вәкилләре Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы базасында стажировканы шәхсән килеп уку рәвешендә узалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International