Татарстан җәмәгать юстициясе институты федераль структуралар белән электрон мәгълүмат алмашуга кушылды

2025 елның 19 декабре, җомга

Татарстан Югары судында республика Судьялары советының быелга йомгаклау утырышы булды. Фикер алышуның төп темасы 2025 елда җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары эшен оештыру иде.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән 2025 елда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте, шулай ук Федераль салым хезмәте белән электрон багланышлар җайга салынган.

Министр сүзләренчә, элек ел саен 43 меңгә якын шундый мөрәҗәгать почта аша җибәрелгән. “Бу елның августыннан, электрон хезмәттәшлек системасы эшли башлаганнан бирле, 1104 мөрәҗәгать җибәрелгән: 470 е - Эчке эшләр министрлыгына, 409 ы - Роскадастрга һәм 225 е - Федераль салым хезмәтенә”, - дип өстәде ул.

Министр җәмәгать судьялары аппаратларының эш сыйфатына аерым тукталды. 2025 елда Татарстан Юстиция министрлыгы 31 суд участогын үз эченә ала торган 8 суд районында эш алып баруны тикшергән. Республика Юстиция министрлыгы тарафыннан җәмәгать судьяларын һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләрен укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү юнәлешендә зур эш алып барыла.

Быел Казан кооператив институтында җәмәгать судьялары аппаратларының 105 хезмәткәре белем алды. Россия дәүләт гадел хөкем университетында 40 җәмәгать судьясы укыган, ә 14е яңадан әзерлек узган, - диде Рөстәм Заһидуллин. Моннан тыш, Министрлыкта җәмәгать судьялары аппаратларының яңа хезмәткәрләре өчен стажировка мәйданчыгы эшли. 2025 елда 124 яңа хезмәткәр стажировка үтте.

Кадрлар тотрыклылыгы мәсьәләсе дә игътибарсыз калмады. Министр билгеләп үткәнчә, 2025 елның 11 аенда кадрлар алмашынуы 20% тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, 2024 елның шул ук чорында бу күрсәткеч 29% тәшкил иткән. Министр ассызыклаганча, быел җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең хезмәт хакы 2024 елның декабре белән чагыштырганда 20-30% ка арткан.

Утырыш йомгаклары буенча Судьялар советы 2025 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди һәм техник яктан тәэмин итү буенча республика Юстиция министрлыгы эшенә уңай бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International