Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында суд участогы бинасын ремонтлау Татарстан Рәисе ярдәме белән бер елга иртәрәк төгәлләнде

2025 елның 19 декабре, җомга

Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында җәмәгать судьяларының яңартылган суд участогы бинасы тантаналы рәвештә ачылды. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин үзенең котлау чыгышында билгеләп үткәнчә, быел республикада Җәмәгать юстициясенең 25 еллыгы билгеләп үтелә. Алексеевск поселогындагы төзекләндерелгән бина бәйрәм чараларының матур финалы булды, - дип белдерде ул.

Ремонтны планлаштырылган сроктан бер елга иртәрәк төгәлләү Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән мөмкин бөулды диде министр. Рөстәм Илдус улы билгеләп үткәнчә, республика Хөкүмәте Җәмәгать юстициясе системасын үстерү мәсьәләләренә һәрвакыт аерым игътибар бирә.

2005 елда төзелгән бинаны капиталь ремонтлауга Татарстан Республикасында юстицияне үстерүдәүләт программасы кысаларында бюджеттан 67 млн сум бүлеп бирелгән. Эшләр барышында түбә һәм тәрәзәләр тулысынча яңартылган, ышанычлы саклагыч рәшәткәләр куелган. Фасадны саклап калу өчен заманча су агызу системалары һәм кар тоткычлары монтажланган. Бина эчендә барлык инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, куркынычсызлык системасы уздырылган, ике катта да сыйфатлы бизәү эшләре башкарылган. Эксплуатацияләү уңайлылыгы өчен чормага баскыч һәм ашыгыч эвакуация өчен янгын сүндерү баскычы җиһазландырылган.

Цокольне тышлау аркасында бинаның тышкы рәвеше үзгәргән. Подвалда гидроизоляция башкарылган, һава керү - һава суырту вентиляциясенең нәтиҗәле системасы оештырылган, эчке эшләр тулысынча тәмамланган. Хәрәкәтләре чикләнгән гражданнар өчен пандус һәм махсус санузел булдырылган. Янәшәдәге территория төзекләндерелгән, яңа койма тотылган.

Кабинетларда кондиционер системасы монтажланган, заманча җиһазлар һәм уңайлы эш урыннары булдыру өчен кирәкле оргтехника сатып алынган.

Алексеевск суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Регина Хөснуллина: “Бина тышкы яктан ярыйсы күренсә дә, эчке ягы яңартуны таләп итә иде. Шуңа да карамастан, без фидакарьлек белән эшләвебезне дәвам иттек. Алда торган капиталь ремонт турындагы хәбәр бөтен коллектив өчен бик шатлыклы булды, - диде. Бу вазыйфаны 2023 елдан бирле башкарган Регина Марс кызы сүзләренчә, суд участогының яңартылган бинасы барлык заманча таләпләргә туры килә һәм хезмәткәрләр өчен дә, суд яклавын сорап мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен дә уңайлы шартлар тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International