ТР Юстиция министрлыгында нефть тармагын үстерү мәсьәләләрен тикшерделәр
2008 елның 6 декабре, шимбә
Бу атнада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә федераль закон чыгаруны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды. Сүз Татарстан Республикасында нефть тармагын үстерү турында барды.
Эшче төркем “Республиканың нефть компанияләренең 2008 елның 1 яртыеллыгында эш нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасының нефть тармагының киләчәк үсеше турында” 2008 елның 5 сентябрендәге киңәшмә протоколының 23 пунктка таянып Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев йөкләмәсе нигезендә булдырылды.
Утырышта эшче төркем әгъзалары – Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм республиканың бер төркем министрлыклары вәкилләре, шулай ук нефть компанияләре – “Нефтеконсорциум” ЯАҖ, шул исәптән – генераль директор Ф.Х.Вәлиев һәм “Татнефть” ААҖ вәкилләре катнаштылар.
Сөйләшү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Россия Федерациясе Дәүләт Думасындагы вәкилләренә югарыда саналган закон проектларын кабул итүне тизләйтүдә ярдәм итүләре турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итү карары кабул ителде.
Эшче төркем кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы итеп кертү максатында федераль закон проекты буларак бүтән тәкъдимнәрне тутыру буенча уртак эш башланды.