Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мошенникларның ни өчен кыска шалтыратулар ясавын аңлатты

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы халыкның игътибарын “кыска шалтыратулар” схемасын кулланучы телефон мошенникларының активлашуына юнәлтә. Таныш булмаган номердан нибары берничә секунд дәвам иткән һәм шундук өзелгән шалтыратулар белән гражданнар торган саен күбрәк очраша.

Юстиция министрлыгында аңлатуларынча, мондый гамәлләр очраклылык түгел, ә уйланылган стратегия. Аны мошенниклар, реклама сервислары һәм автоматик шалтырату системалары куллана. Аларның төп максаты - кешене билгесез номер буенча шалтыратырга этәрү.

Әлеге номерга киредән шалтыраткан очракта кешегә алга таба мошенниклык гамәлләре өчен базага яки бәйләнчек реклама ташкынына эләгү куркынычы яный. Моннан тыш, кайбер номерлар түләүле булырга мөмкин, бу абонентның акчалары югалуга китерәчәк.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы гражданнарга сак булырга һәм таныш булмаган, бигрәк тә шундук өзелгән шалтыратуларга киредән шалтыратмаска киңәш итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International