Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында 360 меңнән артык хокукый акт бастырып чыгарылган

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль хокукый актларны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырып чыгару мәсьәләсе буенча җирле үзидарә органнары белән семинар-киңәшмә узды. Чара юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә узды.

Муниципаль хокукый актларны порталда бастырып чыгару турындагы укыту материалы белән җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы (pravo.tatarstan.ru) Татарстан Республикасында 2013 елдан гамәлдә. Ул массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлгән һәм республика гавами хакимияте органнарының хокукый актларын рәсми бастырып чыгаруның төп чыганагы булып тора.

2025 елның 1 декабренә Хокукый мәгълүмат порталында гавами хакимият органнарының 369 495 хокукый акты басылып чыккан, шулардан 33 229ы - дәүләт хакимияте органнары актлары, 335 881е - муниципаль актлар, 385е  суд актлары.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, муниципаль хокукый актларны рәсми рәвештә бастырып чыгаруны дөрес оештыру аларның законлы көченә керүен тәэмин итәргә һәм муниципаль актлар регистрын вакытында тутырырга мөмкинлек бирә. Рәсми порталны хокукый актларны бастырып чыгару өчен куллану муниципалитетлар эшендә ачыклыкны һәм халыкның хокукый базага керә алуын гарантияли, – дип өстәде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International