Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы кисәтә: дәүләт хезмәткәрләренә бүләкләр бирү аларны эштән азат итүгә китерергә мөмкин

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга, шулай ук дәүләт хезмәткәрләренә һәм муниципаль хезмәткәрләргә, аерым оешмалар хезмәткәрләренә хезмәт вазыйфаларын үтәүгә бәйле рәвештә бүләкләр алу һәм бирү тыелуын искәртә.

Юстиция министрлыгында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат Виктория Леонидова дәүләт хезмәткәрләренең бүләкләр алуы Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тыюны бозу дип аңлата һәм мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килү өчен шартлар тудыра, алар кабул иткән карарларның объективлыгын шик астына куя дип белдерә.

Вазыйфаи зат бүләкләр алуга тыюны бозган очракта, аңа ышанычны югалту сәбәпле эштән азат итү рәвешендәге җәза яный, ә бүләк ришвәт буларак бәяләнсә - җинаять җаваплылыгы карала”, - ди Виктория Игоревна.

Беркетмә чараларына, хезмәт командировкаларына һәм башка рәсми чараларга бәйле рәвештә бирелергә тиешле бүләкләр искәрмә булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International