Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьяларыннан корреспонденцияне цифрлы форматта алу тәртибен аңлата

2026 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика халкының җәмәгать судьяларыннан суд хәбәрләрен һәм документларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге барлыгын искә төшерә.

Суд корреспонденциясе физик затларның, шәхси эшкуарларның һәм юридик затларның шәхси кабинетына якланган элемтә каналлары аша керә. Электрон документлар традицион кәгазь документлар кебек үк юридик көчкә ия һәм рәсми рәвештә тапшырылган дип саналалар.

“Бу мөмкинлектән файдалану өчен РФ Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетта “Настройка Госпочты” бүлегенә күчәргә һәм “Почта России” бүлекчәсен сайларга, аннан соң  “Только электронные письма” тамгасына басарга кирәк”, - дип аңлаталар Министрлыкта.

Сервис, мәгълүматларның конфиденциальлеге югары дәрәҗәдә саклауны тәэмин итеп, суд корреспонденциясен алу вакытын сизелерлек кыскарта һәм гражданнарның суд системасы белән үзара хезмәттәшлеген гадиләштерә, дип аңлата Министрлык белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International