Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы 750дән артык кеше һәм аларның гаиләләре түләүсез юридик ярдәм алды

2026 елның 6 гыйнвары, сишәмбе

Дәүләт юридик бюросы юристлары һәр пәнҗешәмбедә “Ватанны саклаучылар” фондында кабул итүләр үткәрә, алар анда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның туганнарына түләүсез консультация бирәләр. Ел ярым эчендә алар 750 кешегә ярдәм иткән инде.

Татарстан Дәүләт юридик бюросы һәм “Ватанны саклаучылар” фонды 2023 елның 9 июнендә бергә эшли башлады һәм шул вакыттан бирле мөрәҗәгатьләр саны даими арта. Эшчәнлекнең беренче елында ярдәм сорап 62 кеше генә мөрәҗәгать итсә, 2024 елда аларның саны 261гә җиткән. Ә 2025 елда белгечләр 450дән артык гражданга консультацияләр биргәннәр.

“Без кешеләргә бу ярдәм чыннан да кирәк булуын күрәбез. Төрле мәсьәләләр, шул исәптән Россия гражданины паспортын торгызу, акчалата түләү алу, отпуск бирү һәм инвалидлык рәсмиләштерү буенча мөрәҗәгать итәләр, - диләр Дәүләт юридик бюросында. Күпләр үз хокукларын белми яки документлар рәсмиләштергәндә кыенлыклар белән очраша. Безнең бурыч - безне саклаучылар һәм аларның гаиләләре закон буенча тиешле булганның барысын да алсын өчен тырышу”.

Килешү гамәлдә булган вакыт эчендә юристлар 95 тән артык кабул итү көннәре үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International