Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика халкына җәмәгать судьяларына процессуаль документларны Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшыру мөмкинлеге турында искә төшерә.
Күптән түгел генә Татарстанда җәмәгать судьяларына документлар тапшыру өчен бер генә электрон мәйданчык – Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталы эшли иде. Ул 2022 елда эшләтеп җибәрелгәннән бирле 340 меңнән артык гаризаны эшкәртте.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча, 2025 ел ахырында дәүләт хезмәтләренең федераль системасы белән интеграция тәмамланды. “Республиканың җәиәгать юстициясе системасын цифрлаштыру бюрократик йөкләнешне сизелерлек киметергә һәм миллионлаган бюджет акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирде”, - дип билгеләп уздылар Татарстан Юстиция министрлыгында.
Республикада шулай ук республика җәмәгать судьялары аппаратлары һәм суд приставларының федераль хезмәте арасында электрон хезмәттәшлек җайга салынган. Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Юлия Михайлова искә төшергәнчә, башкарма документлар турыдан-туры җәмәгать судьяларының суд участокларыннан суд приставлары хезмәтенә тапшырыла ала. Моның өчен гражданнарга тиешле үтенеч белән бергә гариза бирү дә җитә. Аның сүзләренчә, мондый механизм гражданнарның дәүләт органнары белән үзара хезмәттәшлеген сизелерлек гадиләштерә һәм суд карарларын үтәү процессын тизләтә.
2025 елның 11 аенда электрон рәвештә 184 773 башкарма документ җибәрелгән, 2024 елда шул ук чорда аларның саны 113 000 булган.