Дәүләт Думасы пенсияләрне һәм социаль түләүләрне күтәрү турындагы закон проектын 1 нче укылышта кабул итте

2008 елның 9 декабре, сишәмбе
РФ Дәүләт Думасы “Аерым категория гражданнарны матди тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү максатында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын 1 нче укылышта кабул итте дип хәбәр итә РФ Дәүләт Думасының матбугат хезмәте.
Проект нигезендә, картлык буенча хезмәт пенсиясенең база өлеше ике этапта артачак: 1 марттан 8,5 % ка – 1950 сумга кадәр, 1 декабрьдән 26,15 % ка – 2460 сумга кадәр.
80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларның картлык буенча хезмәт пенсияләренең база өлеше 1 марттан 3900 сум, 1 декабрьдән -4920 сум тәшкил итәчәк.
Бер үк вакытта инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенең һәм туендыручысын югалту сәбәпле бирелә торган пенсиянең база өлешләре артачак.
Проект шулай ук ай саен бирелә торган акчалата түләүләр күләмен дә арттыруны күздә тота. 2009 елның 1 апреленнән сугыш инвалидлары - 2965 сум, Бөек Ватан сугышында катнашканнар - 2224 сум, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән затлар – 1631 сум, хәрби хезмәтне гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьларда узган хәрби хезмәттәгеләр – 890 сум, Геройлар яки Дан орденының тулы кавалерлары - 34960 сум, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары – 25778 сум акча алачаклар. Инвалидлар хезмәт сәләтлелегенә чикләүләрнең булуыннан чыгып ай саен 2076 сум (3 дәрәҗә), 1483 сум (2 дәрәҗә), 1186 сум (1 дәрәҗә) алачаклар. Хезмәт сәләтлелеге буенча чикләүләр дәрәҗәсе булмаганнар өчен ай саен түләнә торган акча 742 сумны тәшкил итәчәк.
Семипалат полигонында атом-төш тәҗрибәләре уздыру һәм Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар булган гражданнарга түләүләр күләме дә артачак.
Социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 615 сумга кадәр артачак.
Моннан тыш, 2009 елның 1 гыйнварыннан социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту турындагы гаризаны бирү тәртибе үзгәрәчәк. Ташламаларга ия булган кеше натураль ташламалар алудан баш тарткан һәм үз карарын үзгәртмәгән очракта, әлеге карарны дәлилләүче гаризаны ел саен тапшырудан азат ителәчәк.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International