ТР Юстиция министрлыгы искәртә: ИЭТБК буенча кодлар турында ЮЗБДР һәм ИЭБДР мәгълүмат кертү һәм чагылдыру тәртибе үзгәрде

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

Федераль салым хезмәте билгеләнгән тәртиптә Юридик затларның бердәм дәүләт реестрын (ЮЗБДР), Индивидуаль эшкуарларның бердәм дәүләт реестрын (ИЭБДР) алып бара. Аларда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның икътисадый эшчәнлек төрләренең бөтенроссия классификаторы (ИЭТБК) кодлары турында мәгълүматлар бар.

2024 елның 28 декабрендәге 529-ФЗ номерлы Федераль закон белән ИЭТБК буенча кодлар турында ЮЗБДР һәм ИЭБДР мәгълүмат кертү һәм чагылдыру тәртибе үзгәрде.

Элегрәк реестрларда ИЭТБК буенча дәүләт теркәве турындагы гаризаларда хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан күрсәтелгән кодлар турында белешмәләр чагылдырылган иде. Хәзер ЮЗБДР һәм ИЭБДР реестрларында ИЭТБК буенча ике тип код бар: гариза һәм хисап.

Гариза: дәүләт теркәве вакытында бизнес тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә. Хисап: эшчәнлек төрләре буенча процент өлешләрен күрсәтеп, статистик мәгълүматлар нигезендә Росстат тарафыннан исәпләнә. 2026 елдан Росстат ел саен бу мәгълүматларны Россия Федераль салым хезмәтенә 10 апрельгә кадәр тапшырачак.

Кызыксынган затлар ЮЗБДР һәм ИЭБДР дан өземтәләрне, шул исәптән ИЭБДР буенча кодлар турында аларның процент өлешләре күрсәтелмәгән мәгълүматларны Россия Федераль салым хезмәте сайтында “Предоставление сведений из ЕГРЮЛ/ЕГРИП в электронном виде” и “Прозрачный бизнес” сервисларында алырга мөмкин. Икътисадый эшчәнлек төрләренең процент өлеше турындагы ЮЗБДР һәм ИЭБДРда булган мәгълүматлар ачык кулланылышта урнаштырылмый.

Юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар ЮЗБДР һәм ИЭБДР дан өземтәләрне, шул исәптән ИЭБДР буенча кодлар турында үзләренә мөнәсәбәттә аларның процент өлешләре күрсәтелгән мәгълүматларны “Государственная онлайн-регистрация бизнеса” сервисы аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International