Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы гражданнарга суд тикшерүләрен бастырып чыгару тәртибен аңлатты

2026 елның 17 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика халкының игътибарын суд тикшерүләре турындагы мәгълүматны рәсми мәгълүмат ресурсларында бастырып чыгаруның котылгысыз булуына юнәлтә.

“Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында” 2008 елның 22 декабрендәге 262-ФЗ номерлы Федераль закон һәм РФ Югары Суды Пленумының 2012 елның 13 декабрендәге 35 номерлы карары нигезендә җәмәгать судьялары тарафыннан каралган эшләр турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының рәсми порталына мәҗбүри урнаштырылырга тиеш. Әмма суд боерыклары ачык кулланылышка бастырып чыгарылмый, чөнки алар күрсәтелгән федераль законның 15 статьясы нигезендә Интернет челтәрендә мәҗбүри урнаштырылырга тиешле суд актларына керми.

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Юлия Михайлов болай дип аңлатты: “Порталда эшләрнең теркәлү номерлары, аларның исемнәре, бәхәс предметы, процесста катнашучылар турында мәгълүмат һәм суд актларын чыгару турында мәгълүматлар бастырып чыгарыла. Бу мәгълүмат барлык гражданнар өчен дә ачык”.

Аның сүзләренчә, гомуми кагыйдәдән чыгарылмалар бик чикле. “Дәүләт иминлегенә, гаилә-хокук мөнәсәбәтләренә, балигъ булмаганнарның хокукларына кагылышлы мәгълүматлар, шулай ук хастаханәгә салу турындагы карарлар булган суд актлары бастырып чыгарылырга тиеш түгел, - дип ачыклык кертте Юлия Михайлова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, суд эшләре турында бастырып чыгарылган мәгълүмат бетерелергә тиеш түгел һәм порталның электрон архивында мәңге саклана. Суд тикшерүләре турында мәгълүмат урнаштырганда Министрлыкның сайлап эш итүгә хокукый мөмкинлеге юк.

 

Безгә аларның хокук бозулары турында әйләнә-тирәдәгеләр белер дип курыккан теге яки бу суд эшләре турындагы мәгълүматны бетерү турында үтенечләр һәм хәтта янауларда килә. Әмма ведомство катгый рәвештә закон кысаларында эшли һәм аны бозарга хокуклы түгел, - дип ассызыкладылар Юстиция министрлыгында.

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика гражданнарын, шул исәптән суд тикшерүенең котылгысыз булуын да кертеп, закон бозуның мөмкин булган нәтиҗәләрен исәпкә алырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International