Татарстанда 2025 елга закон проекты эшчәнлеге планы үтәлде

2026 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының киң вәкиллекле уртак утырышы булды, анда 2025 елга закон чыгару эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгышында дәүләт яшәеше өчен сыйфатлы хокук иҗат итү эшенең мөһимлеген ассызыклады. Министрлык Татарстан Хөкүмәтенең закон проектлары эшчәнлеген тәэмин итә.

2025 ел нәтиҗәләре буенча барлык планлаштырылган закон проектлары билгеләнгән вакытта эшләнгән. Министрлар Кабинеты тарафыннан республика парламентына барлыгы 34 закон проекты кертелгән. Барлык проектлар да алдан җентекләп тикшерелгән: Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының 9 утырышы һәм аның Экспертлар советының 11 утырышы үткәрелгән, аларда 29 закон проекты каралган һәм хупланган.

Министр сүзләренә караганда, 2026 елга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының закон проектлары эшчәнлеге планы 12 закон проектын үз эченә ала, шуларның 3 се февраль аенда ук кертелергә тиеш.

Хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза мәсьәләләренә тукталып, Рөстәм Заһидуллин 2025 елда Министрлык тарафыннан республика дәрәҗәсендәге 2 787 норматив акт проекты каралганлыгын әйтеп үтте. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 168 гә күбрәк. Шулардан 127 Татарстан Республикасы закон проекты, 165 Указ проекты һәм 2 495 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары проектлары.

40 проектта 46 коррупциоген фактор ачыкланды. Аларның күбесе субсидияләр һәм грантлар бирү тәртибе проектларында табылган, - диде министр.

Коллегия гадәттәгечә бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International