2026 елда Татарстанда җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарын капиталь ремонтлау буенча масштаблы программа башланып китә. Программага 44 бина кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең һәм республика Юстиция министрлыгы коллегиясенең киң вәкиллекле уртак утырышында хәбәр итте.
“Мондый масштаблы программа, һичшиксез, җәмәгать судьяларының эш шартларын сизелерлек яхшыртырга һәм судка мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен уңайлырак шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Заһидуллин.
Татарстанда гадел хөкем эшләрен 190 җәмәгать судьясы гамәлгә ашыра, 2025 елда гына да алар 692 516 эшне карагангар. Республика Юстиция министрлыгы гадел хөкем эшләрен нәтиҗәле алып бару өчен оптималь шартлар тудыруны дәвам итә.
“Озак еллар буе без Мөслим районында җәмәгать судьясының суд участогын урнаштыру мәсьәләсен хәл итә алмадык. 2025 елның мартында, район ярдәме белән, җәмәгать судьясы һәм аның аппараты тиешле шартлар булган яңа бинага күчте”, - дип билгеләп үтте министр.
Аның сүзләренчә, суд участокларын капиталь ремонтлау программасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Ул “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасының бер өлеше булып тора.