РФ Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе һәм республика Юстиция министрлыгы коллегиясенең киң вәкиллекле уртак утырышында юридик хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген киңәйтү һәм цифрлы карарларны кертү турында фикер алыштылар.
Узган елда түләүсез юридик ярдәм системасы үсешенә йомгак ясап, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин халыкка хокукый ярдәм күрсәтү өлкәсендә тотрыклы уңай динамика күзәтелүен билгеләп үтте.
“Гражданнарга хокукый ярдәм механизмнары елдан-ел арта бара. 2025 ел нәтиҗәләре буенча түләүсез юридик ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итүчеләр саны 46 процентка арткан”, - дип ассызыклады министрлык башлыгы.
2025 елда мондый хезмәтләр алу хокукына гражданнарның өстәмә категорияләре: күпбалалы ата-аналар һәм белем алган вакытта ата-анасының берсен яисә икесен дә югалткан затлар ия булды.
Рөстәм Заһидуллин сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга хокукый ярдәм күрсәтү эшнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып кала. 2025 елда әлеге категориядәге 2 605 гражданга хокукый ярдәм күрсәтелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Министрлык шулай ук ярдәм чаралары буенча норматив хокукый актлар эшләгәндә һәм кабул иткәндә җирле үзидарә органнарына актив ярдәмче булып тора.
2026 ел башына Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән 3 054 муниципаль акт кабул ителгән. Гомумиләштерелгән мәгълүмат РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында даими бастырылып тора.
Рөстәм Илдус улы билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләсе 2026 елга да актуальлеген саклап кала.