Казанда норматив хокукый актларны теркәү һәм бастырып чыгару мәсьәләләре турында фикер алыштылар: документларның 7% ка якыны законнарга туры килмәү сәбәпле кире кайтарылган

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Республика башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу һәм аларны рәсми рәвештә бастырып чыгару - ведомство актларының законлы көченә керүенең мәҗбүри шартлары. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Министрлыкның киң вәкиллекле йомгаклау утырышында хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, 2025 елда дәүләт теркәвенә 1904 акт кергән, шуларның 1680е хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза уздырганнан соң процедураны уңышлы узган. Шул ук вакытта документларның 7% ка якыны, законнарга туры килмәү һәм юридик-техник характердагы җитешсезлекләр аркасында, аларны җибәргән органнарга кире кайтарылган. 2024 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 2% ка арткан.

2026 елның 1 гыйнварына бастырылган документларның гомуми саны 377 407 тәшкил итте. 2025 ел дәвамында 41 045 акт басылып чыкты, шуларның 36 337се - җирле үзидарә органнары һәм 4 708е дәүләт хакимияте органнары тарафыннан эшләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International