Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлегендә электрон сервисларны актив үстерә. Монда Сафин Адель Габбас улы җитәкчелегендәге 4 кешедән торган хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге топ рольне уйный. Мәсәлән, Адель Габбас улы командасының бердәм эше нәтиҗәсендә:
- җәмәгать судьялары порталында гражданнар үзләренең яшәү адресын кертеп, “Территориальная подсудность” бүлеге аша үз суд участогын җиңел генә таба алалар.
- 2022 елдан гражданнар җәмәгать судьяларына документларны портал аша электрон рәвештә җибәрә ала. 384 меңнән артык документ тапшырылган инде.
- 2025 елның сентябреннән җәмәгать судьяларына дәүләт хезмәтләре аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булдырылды, аннан меңгә якын гариза бирүче файдаланган.
- Суд приставлары хезмәте белән электрон хезмәттәшлек актив үсә: 2025 елда цифрлы форматта 200 меңнән артык башкарма документ җибәрелгән.
- 2025 елның августыннан Эчке эшләр министрлыгы, Росреестр һәм салым хезмәте белән электрон хезмәттәшлек җайга салынды, бу еллык кәгазь документ әйләнешен 43 мең документка киметергә мөмкинлек бирә. 2793 электрон мөрәҗәгать җибәрелгән инде.
“Безнең максат - суд системасын республикабыз халкы өчен һәркем файдалана алырлык итү. Заманча цифрлы технологияләр җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары белән хезмәттәшлекне сизелерлек гадиләштерә”, - ди Адель Сафин.