Милли, региональ һәм муниципаль коррупциягә каршы сәясәт проблемалары һәм перспективалары турында “түгәрәк өстәл” утырышы

2008 елның 10 декабре, чәршәмбе
2008 елның 9 декабрендә Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалындагы уку корпусында “Коррупциягә каршы тору” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Сүз милли, региональ һәм муниципаль коррупциягә каршы сәясәт проблемалары һәм перспективаларын формалаштыру һәм гамәлгә ашыру турында барды. Әлеге чараны ТР Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Түбән Кама муниципаль районы администрациясе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты (Татарстан Республикасы буенча филиал) (БФТИ), Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты (КЮИ), Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан шәһәре) (ИИ һ Х) оештырдылар.
Мәсьәләне тикшерүдә ТР Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Җ.Г.Яһудин, ТР буенча БФТИ филиалы җитәкчесе О.Ф.Павлов, ТР Президент Аппаратының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге баш киңәшчесе А.Ю.Панкратов, шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе, Россия Эчке эшләр министрлыгының БФТИ, Россия Эчке эшләр министрлыгының КЮИ, ИИ һ Х, “ТИСБИ” идарәсе академиясенең җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгын әлеге чарада ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров тәкъдим итте. Ул “түгәрәк өстәл” утырышында норматив хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру турындагы доклад белән чыгыш ясады. Сергей Николаевич үз чыгышында Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыруны хокукый тәэмин итү мәсьәләсен яктыртты, шулай ук ТР башкарма хакимият органнары яки җирле үзидарә органнары тарафыннан чыгарылган хокукый актларны һәм аларның проектларын ТР Министрлар Кабинетының, ТР Юстиция министрлыгы белән берлектә уздырыла торган коррупциягә каршы махсуслашкан экспертизага җибәрү тәртибе турында, Юстиция министрлыгына йомгаклауга килә торган, гражданнар һәм дәүләтнеке булмаган юридик затлар белән үзара мөнәсәбәттә дәүләт хакимияте органнарының (дәүләт хезмәткәрләренең) контроль, рөхсәт бирү регистрация яки юрисдикция вәкаләтләрен билгели торган хокукый акт проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру хакында җентекләп сөйләде.Аерым игътибар ТР башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан мөстәкыйль рәвештә хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләсенә бирелде.
Методик ярдәм күрсәтү йөзеннән ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан закон чыгару һәм бүтән норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру буенча методик тәкъдимнәр әзерләнде.
Җирле үзидарә органнарына коррупциягә каршы экспертиза уздыруда хокукый ярдәм күрсәтү максатында ТР Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Президент Аппаратының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге белән берлектә муниципаль норматив хокукый актларына һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру сораулары буенча Министрлык һәм муниципаль районнар (шәһәр округлары) арасында үзара бәйләнеш, шулай ук муниципаль норматив, хокукый актларына һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру сораулары буенча муниципаль районнар һәм аларның составына керә торган авыл җирлекләре арасында үзара бәйләнеш турындагы типовой килешүләр эшләп чыгарылды. Бүгенге көндә муниципаль районнарның күпчелеге һәм Казан шәһәр округы ТР Юстиция министрлыгы белән әлеге килешүне төзеделәр инде.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар милли иминлеккә куркыныч тудыра торган күренеш буларак коррупциягә каршы тору, Россиядә коррупция тармаклары, дәүләт хезмәте өлкәсендә коррупциягә каршы сәясәт кебек мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International