Татарстан Юстиция министрлыгы 2026 елда 227 дәүләт хезмәткәренә аттестация үткәрәчәк

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ел саен дәүләт хезмәткәрләрен аттестациялиләр. Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева биргән мәгълүмат буенча, 2026 елда Министрлыкның һәм республика җәмәгать судьялары аппаратларының 227 хезмәткәре аттестация узачак.

Аттестация - дәүләт хезмәткәрләренең профессиональлеген бәяләүнең мөһим чарасы. Бәяләү нәтиҗәләре һәр хезмәткәрнең көчле якларын һәм үсеш мөмкинлекләрен билгеләргә, кадрлар резервын формалаштырырга, укытуга һәм квалификация күтәрүгә ихтыяҗны ачыкларга ярдәм итәчәк, - дип ассызыклады Татьяна Латыева.

Быел беренче булып видеоконференция режимында аттестацияне республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан, шул исәптән Чаллы шәһәре, Буа, Кукмара, Лаеш, Саба районнарыннан 14 дәүләт хезмәткәре – җәмәгать судьялары ярдәмчеләре, суд утырышлары секретарьлары, белгечләр һәм канцелярия мөдирләре узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International