Татарстанда сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын эшкә урнаштыру өчен 1% квота кертергә мөмкиннәр

2026 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышы булды. Анда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары өчен эш урыннарын квоталау турындагы закон проекты турында фикер алыштылар. Киңәшмәне юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик үткәрде.

Закон проекты республика территориясендә эшчәнлек алып баручы 200дән артык хезмәткәре булган оешмалар өчен хезмәткәрләрнең уртача исемлектәге саныннан 1% күләмендә квота билгеләүне күздә тота.

Закон проекты хәрби хәрәкәтләр ветераннары статусына ия гражданнар өчен мәшгульлекнең өстәмә гарантияләрен булдыру максатыннан эшләнгән, - дип билгеләп үттеләр утырыш барышында.

Тәкъдим ителгән документ нигезендә, квота хәрби хәрәкәтләр ветераны белән эш бирүче арасында хезмәт килешүе булганда, яки ветеранның башка оешма белән, инвалидларның иҗтимагый берләшмәләрен дә кертеп, эшкә урнашу турында килешү төзү очрагында үтәлгән дип саналачак.

Билгеләнгән квоталарны үтәүче эш бирүчеләргә Татарстан Республикасы бюджетыннан инвестицияләр алуга өстенлекле хокук бирү планлаштырыла. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, яңалык республиканың 875 эш бирүчесенә кагылачак. Квота бирү таләпләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексында административ җаваплылык билгеләү планлаштырыла.

“Закон проектын гамәлгә ашыру хәрби хәрәкәтләр ветераннары арасыннан булган гражданнарны уңышлы рәвештә эшкә урнаштырырга ярдәм итәчәк, -  дип ассызыкладылар утырышта катнашучылар.

Закон проекты турында фикер алышу нәтиҗәләре буенча Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының аңа карата позициясен ачыклау турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International