Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы экспертлар советының киң вәкиллекле утырышында гражданнар хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Утырышта бирелгән мәгълүматларга караганда, 2025 елда Вәкаләтле вәкил аппаратына гражданнардан 8401 мөрәҗәгать кергән. Иң актуаль мәсьәләләр арасында хәрбиләрнең һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау, торак-коммуналь хуҗалык, социаль тәэмин итү проблемалары аерып күрсәтелде.
Министр алдарак билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга хокукый ярдәм Юстиция министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала. 2025 елда әлеге категориядәге 2 605 гражданга хокукый ярдәм күрсәтелгән.