Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Юстиция министрлыгы республикада яшәүчеләрне агымдагы чорда сулыклардагы боз өстенә керү куркыныч булуы турында кисәтә.
Су өстендә 10 сантиметр калынлыктагы боз капламы гына кешеләр өчен куркынычсыз санала. Белгечләр искәртүенчә, боз өстендәге куркыныч урыннарны тышкы факторлар буенча визуаль рәвештә, шулай ук боз калынлыгы турындагы рәсми чыганаклар мәгълүматларына таянып билгеләргә мөмкин.
Сулыклар янында булганда катгый тыелган гамәлләргә аерым игътибар бирелә:
- тәүлекнең караңгы вакытында боз өстенә чыгу;
- томан, кар, яңгыр вакытында боз өстендә булу;
- бозның ныклыгын аяк тибеп тикшерү;
- боз өстенә исерек хәлдә керү;
- балаларны боз өстендә һәм сулыклар янында караусыз калдыру.
“Әлеге гади генә кагыйдәләрне үтәү фаҗигаләрне булдырмый калырга һәм гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк”, - дип ассызыклый белгечләр.