Коррупциягә каршы бюллетеньнең яңа чыгарылышында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республикада коррупциягә каршы системалы эшчәнлек нәтиҗәләрен тәкъдим итте һәм халык арасында коррупция очракларының сизелерлек кимүен билгеләп үтте.
“Республикада формалашкан коррупциягә каршы эшчәнлек системалылык, ачыклык һәм гражданнарны җәлеп итү принципларына нигезләнә”, - дип ассызыклады Рөстәм Заһидуллин.
Министр билгеләп үткәнчә, “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын үтәүдә федераль һәм республика дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый оешмалар - барлыгы 100дән артык башкаручы катнаша.
Икътисад министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасында коррупция турында халыкның фикерен өйрәнү” социологик тикшеренү коррупциягә каршы чараларның нәтиҗәлелеген бәяләүдә төп коралларның берсе булып тора. Тикшеренүдә эшчеләр, пенсионерлар, студентлар һәм эшмәкәрләр, ягъни төрле социаль төркемнәргә керүчеләр катнаша.
“2011 елдан башлап соңгы ел дәвамында бер генә тапкыр булса да коррупция очрагына эләккән респондентлар өлеше ике тапкырдан артыкка кимеде - 2011 елда 21,2% булса, 2024 елда - 9,6%”, - дип конкрет мәгълүматлар китерде министр.
Министр сүзләренчә, республикада халыкка мәгълүмат җиткерү эшенә зур игътибар бирелә. “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы халыкка хокукый мәгълүмат бирү буенча телетапшырулар әзерләү һәм чыгару, коррупциягә каршы юнәлештәге социаль роликлар эшләү һәм трансляцияләү, шулай ук республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында журналистлар конкурсы үткәрү өчен җаваплы.
Соңгы ике елда Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы юнәлештәге 13 меңнән артык материал бастырып чыгарылды.
Мәкаләне тулысынча Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең рәсми сайтында укырга мөмкин. https://anticorruption.tatarstan.ru/antikorruptsionniy-byulleten.htm