Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә карата мошенниклык турында кисәтә

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә карата мошенниклык схемасы барлыкка килү турында хәбәр итә. Татарстан Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең җайга салынган схема буенча эш иткән очраклар сериясен теркәгән. Шалтыратучылар үзләрен Оборона министрлыгы белән бәйле дәүләт структуралары хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм хәрбиләргә бирелми калган бүләкләр яки тиешле компенсацияләр турында хәбәр итәләр икән.

Мошенниклар зур суммалар белән эш итә - булмаган бүләкләр өчен миллион сумнан алып 18 миллион сум күләмендә компенсацияләргә кадәр. Шул ук вакытта алар коррупция схемалары һәм хәрби комиссариатларның хаталары турында искә алып, психологик басым кулланалар, - ди белгечләр.

Әйдәп баручы белгеч Илһам Мидхәтов ассызыклаганча, бер генә дәүләт органы да түләүләрне яки бүләкләрне телефон аша рәсмиләштерми. Бүләкләү һәм компенсация бирү процедуралары бары тик рәсми каналлар: хәрби комиссариатлар, Оборона министрлыгы һәм башка вәкаләтле ведомстволар аша гына башкарыла.

Мондый шалтыратулар булганда, кичекмәстән сөйләшүне туктатыгыз, телефон номерын теркәп калыгыз һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез. “Алынмаган миллионнар”, “яшереп калдырылган бүләкләр” һәм “медальләр өчен өстәмә түләүләр” формулировкаларын мошенниклыкның турыдан-туры билгесе буларак кабул итәргә кирәк.

Уяу булырга, үзеңне һәм якыннарыңны ялгышлардан сакларга кирәк, - ди Илһам Илдус  улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International