Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мессенджерларда суд җәзаларын урап узуның мөмкин булган схемалары турында мәгълүмат булуын ачыклады

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Министрлыкның бөлгенлек (банкротлык) мәсьәләләре буенча башкарма хакимиятнең республика органнары белән хезмәттәшлек секторы мөдире Дарья Бекмансурова планлы мәгълүмати мониторинг кысаларында Интернет челтәрендә кредиторларның хокукларын бозарга һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең законлы эшчәнлегенә комачауларга мөмкин булган белешмәләр таралуын ачыклады.

Тикшерү барышында кайбер телеграм-каналларда суд карарларын үтәүдән тайпылу һәм бурычларны түләтүнең законлы процедураларын урап узу буенча киңәшләр булган мәгълүмат бастырылуы ачыкланды”, - дип хәбәр итте Дарья Игоревна.

Аның сүзләренчә, хәбәрләрдә суд приставларыннан акчаларны яшерүнең төрле ысуллары тәкъдим ителгән. Ачыкланган материаллар факты буенча Дарья Бекмансурова прокуратура органнарына хәбәрләрнең эчтәлеген хокукый бәяләү һәм прокурор тәэсире чараларын кабул итү өчен тиешле мәгълүмат җибәрде.

“Суд карарларын үтәүдән тайпылу омтылышлары бурычлылар өчен өстәмә җаваплылык китереп чыгарырга мөмкин икәнлеген аңласыннар иде. Шикле схемаларны эзләү урынына гражданнарга законнарда каралган бурычларны җайга салуның легаль механизмнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип ассызыклады сектор мөдире.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International