Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Державин исемендәге премиягә гаризалар кабул итү турында искә төшерде

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин аппарат киңәшмәсендә Гавриил Романович Державин исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү эшен активлаштырырга кушты.

Министрлык министр кушуы буенча  приз фонды 200 мең сум булган ел саен уздырыла торган республика премиясенә дәгъва кылучылар эшләрен кабул итү турында игълан итте. Бүләк хокук өлкәсендә киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, рус һәм (яки) татар телләрендә иҗат ителгән һәм Г.Р. Державин иҗатын популярлаштыручы фәнни тикшеренүләр - монографияләр авторларына тапшырыла.

Катнашуга соңгы биш ел эчендә чыккан язмалар рөхсәт ителә, әмма алар премиягә тәкъдим ителүгә бер елдан да соңга калмыйча бастырып чыгарылган булырга тиешләр.

Кандидатларны республика башкарма хакимият органнары, дәүләт структуралары, фәнни-тикшеренү институтлары, мәгариф учреждениеләре, мәдәният оешмалары һәм муниципаль берәмлекләр күрсәтергә хокуклы.

Документлар 2026 елның 23 маена кадәр кабул ителә. Катнашуга гаризалар ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт, 102 кабинет. Өстәмә консультация алу өчен +7 (843) 222-60-51 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чараның әһәмиятен ассызыклап, Рөстәм Заһидуллин: Гавриил Романович өчен төп кыйммәтләр Ватанга мәхәббәт, дәүләт һәм закон алдындагы бурычка тугрылык булган. Бу идеаллар безнең заманда да кирәкле булып кала, - ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International